Б.Арташ Цирк

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Арташ авыл клубына  күптән көтелгән цирк килде! 8 нче июльдә цирк тамашасы узды. Балалар гаҗәеп фокуслар, күңелле клоунлы конкурслар күрделәр - болар барысы да балаларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте! Чыгышлар дәвамында балалар көлүе һәм алкышлар яңгырады. Артистлар балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бирергә тырыштылар. Һәм алар моңа иреште. Хәтта өлкәннәр дә, бу хәлгә сөенеп, беркадәр вакытка балачак дөньясына чумдылар! Цирк артистларының  чыгышы күпме шатлык һәм бәхет китерде! Балалар барысы да күтәренке кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International