Финанс министрлыгы хезмәткәрләре Сабада

2025 елның 5 июле, шимбә

5 июль көнне районда эшлекле сәфәр белән Финанс министрлыгы хезмәткәрләре булып китте.Килгән кунаклар Саба китапханәсендә булдылар. Китапханәнең  өлкән буын вәкилләре белән алып барылган эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәнең даими йөрүче райондашлары белән очраштылар,  фикер алыштылар. Тукай паркына чыгуга кунакларыбызны тере Тукай ролен башкаручы Зөлфәт Саматов каршы алды, ул халыкның яратып укыла торган шигырләрен сөйләде хәм "И туган тел" җырын башкарды, кунаклар тын да алмыйча тыңладылар, бу паркта Тукайның шулай ук әкият песонажлары ягъни "Кәҗә бн Сарык", "Шүрәле", "Су анасы" хәм башкалар күрсәтелде, килгән кунаклар алар бн фотоларга тоште. Шулай ук монда Аяз Гыйләҗевның "Намус", Гомәр Бәшировның "Язгы кәръвәннәр" хәм Шамиль Ракиповның "Кызлар йолдызлар" әсәрләрен тере персонажлар бн сүрәтләнде. Шулай ук Сумка шоперга рәсем ясау буенча мастер класс хәм ачык хавада яшьләр бн баянга хәм гитарага кушылып җырлап ничек монда яшьләрнең ял итүләрен тасвирладылар. Килгән кунакларга бик ошады хәм районыбызда күпме эшләр эшләнгәненә сокланып үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International