12 июньдә без мөһим бәйрәм-Россия көнен билгеләп үтәбез. Россия - бай тарихлы ил .Бу дата уңаеннан 11 июньдә Туктар авыл клубы "Дәүләт Флагы" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде һәм "Россия - минем Ватаным"дигән рәсем конкурсы оештырды. Балалар рәхәтләнеп матур рәсемнәр ясадылар һәм ватаныбыз тарихын кызыксынып тыңладылар.