Килдебәк авыл җирлегендә Сабантуй 8 июньдә Килдебәк авылы янындагы болында авыл халкы һәм кунаклар милли бәйрәм-Сабантуйны зурлап билгеләп үттеләр. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән район вәкиле - "Саба таңнары" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы котлады. Ачылыштан соң традиция буенча авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм традицион ярышлар һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Халык өчен концерт программасы белән популяр җырчы Фәрит Низамиев, шулай ук Зәбир Ханов чыгыш ясады, ә көч һәм җитезлек ярышлары алып баручы Ренат Нургалиев тарафыннан юмор белән комментарийланды. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Көрәштә төп батырны билгеләү бәйрәмнең кульминациясе булды. Каты көрәшләрдән соң, абсолют батыр булып Фазылов Айдар, ә икенче булып Нигъмәтҗанов Ренат билгеләнде.