Сабантуй-татарларның уңыш җыюга багышланган бәйрәме, ул татарларның көчен һәм җитезлеген күрсәтә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Казандагы Сабантуй гаять зур чара булып тора, ул аеруча киң колач белән оештырыла. 21 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Пукэл китапханәсе белән берлектә анда катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре казанлыларга юкә мунчаласы ясау буенча онытыла торган процессны күрсәттеләр. Башкала кунаклары табигый мунчала ясау процессы белән кызыксынды. Шулай ук Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан табигый продукт - барысының да яраткан балы тәкъдим ителде. Аны әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Олылар да, балалар да бик кызыксындылар. Шулай ук Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов һәм Гүзәл Латипова башкала тамашачыларына концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.