Җәй искиткеч матур вакыт, әйтерсең, балалар йөгерсен, сикерсеннәр һәм күңел ачсыннар өчен махсус тудырылган. Хәрәкәтле уеннарны бигрәк тә балалар ярата, чөнки алар - шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы. 18 июньдә Олы Арташ авыл клубының ачык мәйданчыгында «Без дөньяга тудык, шат яшәү өчен!»исем астында уеннар оештырылды. Коллективны берләштерү уеннарын да уйнадык, шулай ук туп белән уеннарда катнаштык, алар глазомерны үстерүгә, координациягә, җитезлеккә, ритмга, хәрәкәтләрнең килештерелүенә ярдәм итә. Чара күңелле узды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Программа азагында актив катнашкан өчен барысы да призлар алды.