«Кич белән капка төбендә»кич утыру

2025 елның 20 июне, җомга

Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкның фольклор гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан, Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр өчен «Кич белән капка төбендә» кич утыру оештырдылар. Кич утыру -безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Һәр авылда үзенең кич  утырулары була. Үзләрен күрсәтер өчен, башкаларга карарга, такмак әйтешергә, халык җырларын җырларга, күңел ачуларда ярышырга җыелганнар. Шулай итеп, халык хәтерендә бүгенге көндә дә яши торган әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, уеннар туа.Бу чара өлкәннәр өчен бергә җыелырга сәбәп булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлкән буын мәдәният йортында уздырыла торган барлык мәдәни-ял чараларында иң актив катнашучыларның берсе булып тора. Өлкән буын һәрвакыт традицияләрне-фольклорны, матди мәдәниятнең традицион элементларын, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучы булды. Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре һәрвакыт теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып саналган. Аларны саклау һәм арттыру җәмгыять үсешенең нигезендә ята. Шулай итеп, тәҗрибәне өлкән буыннан кечесенә өзлексез тапшыру тәэмин ителде, дәвамлылык сакланды.Менә хәзер дәкич утыруларда,элеккеге кебек, озын җырлар яңгырады, борынгы риваятьләр искә төште, уйдырмалар, халык билгеләре,халык уеннары булды.Кем сөйләде, кем тыңлады, һәм барысы бергә күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International