«Әниемнең портреты»

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

    26 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Әниемнең портреты»дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп. Бүген без әнинең портретын ясап карадык. Бу портрет-кеше сурәте генә түгел. Бу чиксез ана мәхәббәте, кайгыртучанлык һәм тугрылыкның гәүдәләнеше. Аңа карап, йөрәгебез җылылык һәм рәхмәт хисләре белән тула, чөнки безнең тормышта шундый гаҗәеп кеше – әни бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International