«Россия- это мы!»

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, 12 июньдә Арташ авылы клубы янында «Россия - бу без!» квест-уены узды. Әлеге чараның педагогик кыйммәте «патриот», «гражданин», «Родина», «Россия» төшенчәләренә һәм үз иле өчен горурлык хисе формалаштыруда чагылды. Уеннар «Дәүләт символикасы», «Минем Ватаным - Россия», «Рус мәкальләре», «Рус табышмаклары» кебек станцияләр буйлап сәяхәт рәвешендә узды. Квестта катнашучыларның барысы да җәйге көнне бик яхшы кәеф алдылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International