Безнең Лесхоз бистәсендә Сабантуй быел 8 июньдә узачак. Төрле уеннарда җиңүчеләргә, шулай ук көрәш буенча абсолют батырларга бүләк җыю борынгы заманнардан ук әлеге халык бәйрәменең бер традициясе булып саналган.
Шуңа күрә бүген, 1 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, төрле оешма хезмәткәрләре белән берлектә, бүләкләр җыю буенча йөреш оештырдылар.
Сөлге һәм бүләкләр җыю-Сабантуйдан килгән хәбәр кебек. Матур милли костюмнарда гармун, җыр-биюләр белән мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар бистә буйлап йөрделәр һәм барысын да Сабантуйда катнашырга чакырдылар. Гармонь тавышына өйдән кешеләр чыктылар да безнең белән бергә биергә тотындылар. Сабантуйга сөлге, яулык, савыт-саба, сувенирлар кебек бүләкләр алып килгәннәр. Ә безнең балаларга ул көнне конфет бүләк итү гадәте бар. Кайбер халык өстәл, милли камыр ризыклары һәм самовардан чәй белән көтте. Чара бик күңелле узды, барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм бик зур уңай эмолар алдылар