«Мин сине яратам, Россия!"

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне Эзмә мәдәният йортында «Дуслык» лагере балалары белән «Мин сине яратам, Россия!" Россия көненә багышланган чара үтте. Бу бәйрәм ирекне, гаделлек нигезендә гражданнар арасында тынычлык һәм татулыкны символлаштыра. Чара башында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм барысы да бергәләп Россия флагын ясадылар. Чара барышында балалар хор белән гимн башкардылар, рус халык әкиятләреннән табышмакларга җаваплар бирделәр. Аннан соң төрле конкурслар белән халык уеннарына кушылдык. Мондый конкурслар балаларның иҗади сәләтләрен, үз мөмкинлекләренә ышанычны, гүзәллек хисләрен һәм фантазияләрен үстерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International