11 июнь көнне Эзмә мәдәният йортында балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Котдусова Миләүшә Илдар кызы белән "Яшьтән сәламәтлекне сакла" исемле очрашу булып узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең мөһим аспекты булып тора. Сүз тәмәке, тәмәке катнашмалары, алкоголь, наркотиклар куллануның зыяны, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган һәм нинди чаралар күреләчәк хокук бозулар турында барды. Әңгәмәдә балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр яктыртылды.