«Игенче» Сабантуе

2025 елның 8 июне, якшәмбе

 8 июнь көнне «Калатау» яр буенда 8 авылны берләштергән «Игенче» Сабантуе узды. Бәйрәм Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре актив катнашкан прологтан башланды. Сабантуй җитәкчеләрне котлау, аннары төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар мәйданчыгында Эзмэ, Отернәс авыл мәдәният йортлары балалар өчен төрле уеннар оештырды. Сабантуйда ике сәхнә булды, шуларның берсендә Эзмә һәм Отернәс авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре эшләде. Шул ук сәхнәдә концерт та, "Озын толым" конкурсы да, шулай ук лоторей уены да оештырылды. Бәйрәмне шулай ук Айгөл Бариева, Иркә, Вадим Захаров кебек танылган артистлар да бизәде. Бәйрәм «көрәш»уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International