«Җир шарын балаларга бирәбез!»

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн уңаеннан 2 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Саф чишмә» балалар бакчасы өчен «Җир шарын балаларга бирәбез!» дигән чара үткәрделәр. Шатланып күңел ачкан һәм ярышкан балаларның җанлы йөзләрен күрү күңелле иде. Мондый чаралар балаларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Чара ахырында барлык балаларга бүләкләр тапшырылды. Алар яхшы кәефкә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International