Әбрар Кәримуллин авылында бирнә җыюда катнашу.

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

28 нче май конне Олы Арташ клубы модире , танылган татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истэлегенэ багышланган очрашуда катнашты. Буген аңа 100 яшь булыр иде. Аны хөрмәтләп Казаннан кайткан кунаклар аның каберенә зиярәт кылдылар, аның турындагы истәлекләр белән .Казаннан кайткан,Сабадан килгән кунаклар белән бергә авылда Сабантуй бирнәсе җыелды.  Ә иң беренче бирнәне олпат язучыбыз Рабит ага Батулла тапшырды. Әбрар аңа үзе дә Сабантуйларга кайтырга тырыша, үзе дә матур бирнәләр таршыра иде. Ә бу көнне аның нигезендә аның әнисе яныннан туганы Әгъләмҗанов Алмаз гаиләсе белән Сабантуйга бирнә алып килгән. Читтә яшәуче авылдашларыбыз да үз нигезләренә гаиләләре белән бергә бәйрәмгә зур бүләкләр алып кайтканнар.Чэбья- Чурчи авылында Сабантуйга бирнә җыю  үзенең үзенчәлекле булуы белән авылдашлар күңелендә озак сакланыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International