Патриотический-тематический вечер «Родословное древо моей семьи» в Кильдебякском СДК

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 май көнне Гаилә көне уңаеннан Килдебәк мәдәният йортында «Минем гаиләмнең шәҗәрә агачы»дигән патриотик-тематик кичә үткәрелде. Чараны мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче белән эзерләделәр.Бу гаилә бәйрәм көнендә Габдрахмановлар гаиләсе чакырылган иде.Алар халыкка үзләренең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр. Үз гаиләләренең тарихындагы мөһим вакыйгаларны, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үттеләр. Чара концерт номерлары,презентациялар белән үрелеп барды.Тирән эчтәлекле бу чараны халык бик ошатты.Таралышканда алкышлар белән рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International