7 майда Сулинск авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү мае» бәйрәм концерты булды.Концертны Сула, Корсабаш, китапханә, Түбән Отар авыллары үзешчәннәре белән берлектә оештырдылар.
Барлык катнашучыларга котлау сүзләре белән Корсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы мөрәҗәгать итте.
Барлык җыелганнарга мөрәҗәгатендә ул билгеләп үткәнчә, Җиңү көне — һәрберебез өчен изге бәйрәм, һәм без, үз илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү истәлеген, Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш!
Бу чара авыл халкы һәм кунакларга чын бүләк булды. Концерт программасына сугыш еллары җырлары һәм биюләре кертелгән иде.
Һәрбер чыгыш аерым бер осталык һәм күңел күтәренкелеге белән башкарылды, бу исә бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады.
Бу бәйрәм концерты Россия батырлыгын мәңге истә тотачак кешеләргә багышлана. Җиңүнең нинди бәягә яулануын истә тоту-безнең изге бурычыбыз һәм халкыбызның бөек батырлыгы истәлегенә.