8 май көнне Корсабаш мәдәният йорты мөдире Суля авыл клубы, Н.Отар авыл клублары һәм китапханә белән берлектә «Хәтер бакчасы»гомуммилли акциясенә үз өлешләрен кертү өчен көчләрен берләштерде. Алар яшь нарат үсентеләре утырттылар.
Утырту өчен нарат сайлау очраклы түгел. Бу агач ныклык, озын гомер һәм Мәңгелек хәтер символы. Нарат үсәчәк, ныгыячак һәм киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы елларында тынычлыкны саклап калган ата-бабаларының батырлыгы турында искә төшерәчәк.