8 май көнне Корсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы, Н.Отар авыл мәдәният йортлары һәм китапханә белән берлектә үзешчәннәр ярдәме белән Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Концертны Карабаш авыл җирлеге башлыгы Гимадиев А.Р. ачып җибәрде. концерт барышында бик күп җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Сугыш чоры тыл хезмәтчәннәре тормышы сәхнә куелышы күрсәтелде. Якташларыбызның хезмәтен үзебезнекендә билгеләп үтмичә булмый. Алар хөрмәтенә шигырьләр һәм теләкләр җырлары яңгырады.