«Кояшлы балачак илендэ»-концерт

2025 елның 20 мае, сишәмбе

20 май көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбенең «Кояшлы балачак илендэ»исемле отчет концерты булды. Талантлы укучылар, укытучылар сәхнәдә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар. Монда матур җырлар да, дәртле биюләр дә, күз яшьләре белән тыңлаган шигырьләр дә ишетергә мөмкин иде. Мәктәп концертлары һәрвакыт үзенчәлекле уза, ниндидер үз җылы атмосферасы бар. Тамашачылар яшь артистларның һәр чыгышын бик җылы каршы алды һәм аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International