"Бу безнең шәһәр" Казанга экскурсия

2025 елның 16 мае, җомга

16 май көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» өлкән буын клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән Казанга "Бу безнең шәһәр"дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Халыкның әлеге категориясе белән эшләүдә төп бурычлар – аралашу кытлыгын тулыландыру, актив тормыш позициясенә ярдәм итү, актив озын гомер өчен шартлар тудыру. Бүген авылдашлар белән Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында, Мәрҗани мәчетендә булдык, тарихи төрки-татар тирмәсендә, Иске татар утарында булдык, Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт театрында «Туган тумачаэкскурсия» спектаклен карадык. Мондый экскурсия барлык катнашучыларга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International