15 май көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Мөселман яулыкларының мәһабәтлеге» дигән чара узды. Яулык тагып йөрү-дини һәм мәдәни традицияләрне саклау гына түгел, бу шулай ук үз-үзеңне белдерү һәм мөмкинлекләрне киңәйтү чарасы да. Мөселман яулыгын бәйләргә өйрәнү-җиңел эш түгел. Ләкин, зур теләк булганда, яулыкны күп төрле ысуллар белән бәйләргә өйрәнергә мөмкин. Һәм үзең өчен иң туры килгән вариантларны сайларга. Яулыкны нык тотынырлык итеп бәйләргә кирәк, буталмаслык итеп, баштан төшмәслек итеп. Шулай ук бүген без төрле баш тюрбаннары белән таныштык. Тюрбаннарда үзләрен өлкәннәр дә, балалар да уңайлы хис итә. Яулык кию, матурлыкны тыйнак һәм лаеклы итеп күрсәтеп, саклану һәм ышаныч хисе бирә.