8 майда Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбе белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы митинг оештырдылар һәм үткәрделәр. Җиңү көне бик мөһим һәм тантаналы көн. Бу чыннан да күз яшьләре белән бәйрәм. Бу явызлыкны җиңгән өчен шатлык һәм горурлык күз яшьләре. Обелиск янында митингта җитәкчеләр, Эзмә урта мәктәбе укучылары катнашты. Чара ахырында һәлак булган герой-авылдашлардан обелискына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.