«Агач утырт" акциясе

2025 елның 2 мае, җомга

2 май көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чисталык дөньяны коткарыр!» дип аталган «Агач утырт" акциясендә катнаштылар. Агач утырту кыен түгел. Моны һәр кеше эшли ала. Яшел үсентеләр тузан һәм агулы газларны йота. Агач утырту-планетаны саклап калу ысулларының берсе. Агачлар һавадан углекислый газны йоталар һәм безнең тереклекне тәэмин итү өчен яңа кислород сулыйлар. Табигатьне саклау-якыннарыбызны һәм киләчәк буыннарыбызны саклау дигән сүз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International