12 апрель-илебез тарихында үзенчәлекле көн. Бу көнне 1961 елда Юрий Алексеевич Гагарин космоста беренче кеше була, космик киңлекне үзләштерүдә яңа эра ача. Бу көн тарихка Космонавтика көне буларак кереп калды. Космонавтика көне алдыннан 11 апрельдә Туктар авыл клубы " Тамчы "балалар бакчасы балалары өчен" Гагарин турында мин нәрсә беләм "дигән танып белү сәгате үткәрде. Балалар беренче космонавт Юрий Гагарин белән таныштылар, космонавт Этләр Белка һәм Стрелка турында видеоролик карадылар.