25 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, Хәтер китабына торенеп» исемле социаль фонд хезмәткәрләре концерты булды. Концерт программасында сугыш елларының мәшһүр җырлары яңгырады, алар иң авыр һәм караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм итте, тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм балаларга өмет бирде. Җыелганнар солдатларның батырлыгы турында шигырьләр тыңладылар һәм матур биюләргә сокланып карадылар. Барлык артистларга яктылык, шатлык, энергия һәм яхшылык бүләк иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Концерт күңелне нечкәртерлек, мәхәббәт һәм ихласлык белән тулы булды.