Җирле үзидарә көне алдыннан 20 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе, шулай ук Чәбия-Чүрчи авыл клубы белән берлектә «Җирле үзидарә кичә һәм бүген» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Клуб мөдире Россиядә Җирле үзидарәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, аның принциплары турында сөйләде. Чакырылган кунаклар муниципаль хезмәт ветераннары Сабитова Әлфия апа һәм Якупова Вәсимә апа муниципаль хакимиятнең нинди роль уйнавын, аларның нинди эш алып баруын, җирле үзидарә системасының ничек төзелүен сөйләделәр. Бу кешеләр авыл җирлеге үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр, һөнәри казанышларын гражданлык позициясен һәм ихлас кече Ватанны актив ярату белән берләштерделәр. «Җирле үзидарәдә эшләү - ул вазыйфа гына түгел, ә кешеләргә чын - чынлап хезмәт итү, ул үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлекне таләп итә", - диделәр муниципаль хезмәт ветераннары.