18 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт куйдылар. Концертта искиткеч җырлар, заманча биюләр, шигырьләр яңгырады. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.