« Җирле үзидарә кичә һәм бүген» мәгълүмат сәгате.

2025 елның 20 апреле, якшәмбе

Җирле үзидарә көне алдыннан 20 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты , авыл китапханәсе, шулай ук Чабья Чурчи клубы  белән берлектә - « Җирле үзидарә кичә һәм бүген " мәгълүмат сәгате уздырды. Россиядә Җирле үзидарәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы , аның принциплары турында сөйләде.Чакырылган кунаклар муниципаль хезмәт ветераннары Сабитова Эльфия апа һәм Якупова Вәсимә апа муниципаль хакимиятнең нинди роль уйнавын , аларның нинди эш алып баруын, җирле үзидарә системасының ничек төзелүен сөйләделәр.Бу кешеләр авыл җирлеге үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Җирле үзидарәдә эшләү - ул вазыйфа гына түгел , ә кешеләргә чын - чынлап хезмәт итү, ул үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлекне таләп итә", - диделәр муниципаль хезмәт ветераннары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International