Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 8 апрель көнне Туктар авыл клубында фельдшер ФАП Каюмова белән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Очрашу дустанә шартларда узды. Очрашуга өлкән яшьтәге хатын-кызлар чакырылган иде һәм сәламәт яшәү рәвеше , Дөрес туклану, хәрәкәтчәнлек турында сөйләштеләр . Фельдшер «Диспансеризация» нең нәрсә икәнлеге турында сөйләде, аны мәҗбүри үтәүнең мөһимлеген, гигиена нормаларын үтәүне , салкын тию авыруларын профилактикалау ысулларын искә төшерде.Сәламәт яшәү рәвешенең һәр кеше өчен әһәмияте турында сөйләштеләр.