"Үзем белән үзем" - балалар театры

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 10 нчы апрель көнне, Лесхоз мәдәният йортында Саба район мәдәният йорты "Сәяхәт" балалар театр коллективы Т. Миңнуллинның "Үзем белән үзем" дип исемләнгән маҗаралы  пьеса тәкъдим итте. Пьеса тәрбияви, бик мәгънәле, шул ук вакытта кызыклы, мавыктыргыч иде. Декорацияләрнең матурлыгы, актерларның костюмнары һәм рольләрне килештереп уйнаулары, музыкаль бизәлеш - барысы яшь тамашачыны үзенә җәлеп итте. Балаларның шул кадәр образга кереп, зур профессионализм белән уйнаулары хәтта без олыларны да таң калдырды. Чыннан да театр балаларны яктылыкка, нурга илтә. "Сәяхәт" театр коллективына, аның җитәкчеләренә безгә бүген эстетик бәйрәм ясаганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да уңышлар теләп, янәдән матур чыгышлары белән сәхнәбездә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International