Конкурс"Иҗади кешеләр" -«Без хәтерлибез , без горурланабыз!».

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрель көнне, Иске Икшермә мәдәният йорты,   кабаттан   шигырь сөюче балаларны үзенә  җыйды.  Өченче ел рәттән узучы әлеге конкурсның иганәчесе һәм оештыручысы Яковлева Л.Ф. Быелгы конкурс- Бөек Җиңүнең 80 еллыгына  багышланып  " Мы помним-мы гордимся!" дигән исем астында узды. 35 тән артык бала,  төрле яшь төркемнәренә бүленеп, бәйгедә  көч сынашты. Олы Нырты мәдәният йортының " Серле каләм" клуб берләшмәсенә йөрүче Гаффаров Ильяр 3 нче ел рәттән әлеге бәйгенең җиңүчесе булу бәхетенә иреште.Җиңүче дипломына, акчалата премия һәм буләкләргә лаек булды. Әлеге конкурсны югары дәрәҗәдә оештырган Иске Икшермә мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Фирдависовнага  зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International