«Яшьлек җырлары» ял кичәсе.

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

15 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында, авыл китапханәсе, Язлы Арташ, Чабья-Чурча авыл клублары белән берлектә «Яшьлек җырлары»дигән ял кичәсе үткәрелде.Чарада җырлар яңгырады һәм кунакларга әле кичә генә булган яшьлек елларын искә төшерделәр, катнашучылар шулай ук яраткан көйләрен, бишек җырларыннан башлап, Пионер һәм Комсомол тематикасы җырларын, таныш халык һәм моңлы эстрада җырларын искә төшерделәр. Музыкаль кичә кунаклары  үз тормышларындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм уртаклаштылар.Кичәдә катнашучылар «Озата барма», «Үз ягыма кайтсам», «Кубалак», «Пар алма» кебек танылган җырларны искә төшерделәр һәм җырладылар. «Табын җырлары», «көйне бел», «бу юллар  нинди җырдан? " конкурсларында катнаштылар.  Кичә азагында "Наза"уенын уйнадык. Кичә күңелле  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International