15 апрель Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина һәм Х.иА. исемендәге Саба мәктәпләренең Шәмәрдән филиалы укытучысы. Л.А. Свищева Вәлиуллиннар «Мирас» балалар хореография коллективы катнашучылары өчен экологик белем көненә багышланган «Җир - безнең уртак йортыбыз» экологик сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга дөнья картасы һәм глобус турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Балалар белән төрле экологик уеннар үткәрелде. Чараның максаты балаларда экологик белемнәрне арттыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Әлеге экологик сәгать үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруда мөһим роль уйнады. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген аңладылар. «Җир - безнең уртак йортыбыз» чарасы балаларда якты тәэсирләр калдырды.