13 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Космоска юл» исемле уен-сәяхәт үткәрделәр.
Космос һәрвакыт кешелек дөньясының иң дулкынландыргыч табышмакларның берсе булды һәм булып кала бирә.
Космонавтикада кешенең космоска беренче очышы вакытыннан күп нәрсә үзгәрде, әмма космос темасы кешеләргә кече яшьтән үк кызыклы булды.
Уен-сәяхәттә катнашучылар космик станцияләр буйлап космик сәяхәт ясадылар. Уен башланыр алдыннан балалар кешенең космосны үзләштерүе, Юрий Гагарин турында мәгълүмат тыңладылар. Аннары ракеталар ясап, Кояш системасы планеталарына юл тоттылар. Һәр планетада аларны сынаулар көтте: шифрланган хат, табышмаклар, «әйләндергечләр», сораулар. Алар планеталар турында бик күп яңалыклар белделәр. Станцияләрдә биремнәрне балалар ышаныч белән үтәделәр. Көчле фикер алышулар, дөрес яки төгәл булмаган җаваплар, фаразлар - болар барысы да эзләү атмосферасын тудырды.
Чарадан балалар күтәренке кәеф һәм "космик" татлы призлар алдылар.