«Отец Героя» фотокүргәзмә

2025 елның 11 апреле, җомга

9-15 апрель көннәрендә Шәмәрдән мәдәният йортында барлык теләүчеләр өчен «Отец Героя» дигән фотокүргәзмә эшли. Күргәзмә Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, исәннәр һәм хезмәтне дәвам итүчеләр, һәлак булган геройлар турында күрсәтә. 11 апрель көнне мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Мөхәммәтҗанова Л.Д. белән берлектә Шәмәрдән лицееның укучылары өчен биш тематик экскурсия үткәрделәр (2Б, 8Г, 8Д, 10А, 10Б сыйныфлар булдылар). Очрашу тирән патриотизм һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт атмосферасында узды. Укучылар фотосурәтләрне кызыксынып карадылар һәм геройлар турындагы хикәяләрне тыңладылар. Экспозиция мәктәп укучыларында зур кайтаваз уятты, аларга заманча сугышчылар батырлыгының мәгънәсен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. «Отец Героя» фотокүргәзмәсе яшьләрне патриотик тәрбияләүдә мөһим вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International