«Нәүрүз - яз бәйрәме» - күңел ачу программасы

2025 елның 6 апреле, якшәмбе

Бүген, 6 апрельдә, Лесхоз мәдәният йортында «Нәүрүз - яз бәйрәме» булып узды. Нәүрүз - язгы көн-төн тигезләшкән, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. Нәүрүз-тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

Милли бәйрәмнәрдә һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Кунакларны язның беренче канатлы хәбәрчеләре – сыерчыклар, каргалар һәм, әлбәттә, бәйрәмнең хуҗабикәсе Нәүрүзбикә каршы алды. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, бүген дә халык уеннары: капчык киеп йөгерү, йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, аркан тартышу, призны күзеңне йомып ал кебек уеннар уйнатылды. Уеннар музыкаль номерлар белән чиратлашып барды. Традиция буенча тәмле боткадан башка булмады, татлы кайнар чәй бирелде. Нәүрүзбикә барысын да сыйлады. Нәүрүз-ул игелек һәм үзара хөрмәт, шәфкатьлелек һәм юмартлык символы бит. Шулай итеп, чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International