«Гаҗәеп кошлар дөньясы» - иҗат сәгате

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Халыкара кошлар көне, гадәттәгечә бөтен дөньяда 1 апрельдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул вакытта кышлау урыннарыннан беренче кошлар очып килә, бу үз чиратында табигатьнең кышкы йокыдан уянуын һәм язның килүен аңлата. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә актив катнашырга омтылу максатларында Лесхоз мәдәният йортында «Гаҗәеп кошлар дөньясы» дип аталган иҗат сәгате узды. Чарада балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Аннары барысы бергә төсле кәгазьдән оригами техникасында кошлар рәвешендә искиткеч эшләнмәләр ясадылар.

Мастер-класс вакытында балалар мөстәкыйль рәвештә, эзлекле һәм пөхтә итеп гади кәгазьдән сөйкемле һәм матур кошчык төзеделәр. Балаларга үз куллары белән нәрсәдер эшләү шатлыклы. Балалар өчен иҗат сәгате - аралашу да, яңа белем һәм күнекмәләр алу да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International