Интеллектуальная игра "Свая игра"

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

1 апрель - бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көн уңаеннан Туктар авыл клубы балалар белән канатлы дуслар турында"Свая игра" интеллектуаль уены үткәрде, кошларның файдасы, кешенең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләштеләр. Балалар яз көне безгә нинди кошлар очып килүе, ә кайсылары ел әйләнәсе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар . "Своя игра » уенда балалар үзләре сайлаган сорауларга җавап бирделәр һәм һәр дөрес җавап өчен баллар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International