“Хуш киләсең, Нәуруз!”

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында " Хуш киләсен Нәуруз!" бәйрәме утте. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда авылдашларга матур киемнән Яз һәм Нәүрүз килде. Чара концерт номерлары һәм уеннар белән дәвам итте. Авылдашлар бергәләп уеннарга кушылдылар, биеделәр. Бәйрәм азагында тәмле «Карга боткасы» кайнар коймак белән сыйландылар. Бәйрәм чарасында катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International