1 апрель көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре "Умырзая" балалар бакчасы балалары өчен Лесхоз бистәсенә "Кыңгырауларның тылсымлы дөньясы"на экскурсия оештырдылар. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче,эт һәм, әлбәттә, убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач савытларына рәхәтләнеп рәсем ясадылар.