” Кошлар илендә”

2025 елның 4 апреле, җомга

“Халыкара кошлар көне " — интернациональ экологик бәйрәм, ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә "кошлар" бәйрәмнәренең иң танылганы санала. Кошлар элек-электән кешенең игътибарын җәлеп иткәннәр. Кешеләрне аларның якты каурыйлары, гаҗәеп хәрәкәтләре, кыю, тиз очулары, моңлы җырлаулары һәм, әлбәттә, серле яшәү рәвеше сокландырды. Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан рәсем конкурсы нәкъ менә шушы вакыйгага багышланган иде. Балалар кошлар тормышы, аларның кеше өчен файдасы турында күп мәгълүмат ишеттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Һәм, әлбәттә, катнашучыларның барысын да үзләренең иҗаты белән сөендерделәр. Рәсем конкурсында катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International