«Гомерләр кайтавазы» концерты

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

3 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» концерты үткәрделәр. Концерт «Хатфә» халык җырына театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чарада катнашучылар яраткан җырларын, биюләрен, шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International