"Ураза гаете мөбәрәк булсын"- тәрбияви күңел ачу программасы

2025 елның 30 марты, якшәмбе

30 март Ураза гаете уңаеннан Лесхоз мәчетендә балалар өчен ел саен матур бәйрәм чарасы үткәрелә. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда катнашып киләләр. Быел да шулай булды. Бәйрәм мәчеттә өйлә намазы уку белән башланып китте. Аннары балалар белгән сүрәләрен сөйләп күрсәтеп, лоторея билетлары алдылар. Иң күп сүрә белүчеләр аерым бүләкләп кителде. Бер төркем балалар сүрәләр сөйләгән арада, икенчеләре өчен күңелле уеннар оештырылды. Лотерея уенында һәр бала матур, истәлекле бүләкләргә ия булды. Аннары төсле акбурлар белән асфальтка дини темага багышланган рәсемнәр ясадылар. Шулай итеп, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бүләкләр җыйдылар. Бәйрәм чарасы тәмле ризыклар белән балаларны сыйлау белән тәмамланды. Чарада барлыгы 80 нән артык бала катнашты. Киләсе елга да шушындый күркәм чараларда җыелырга насыйп булса иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International