“Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән танып белү сәгате

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

27 нче март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында яшь укучыларга китапханәсе белән берлектә “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән танып белү сәгате үткәрелде. 

    Чара башында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм билгеләрне кабатларга тәкъдим ителде. Урамны ничек үтәргә, велосипедта йөрергә, яшь велосипедчы ничек дөрес сакланырга тиешлеген,   башка киракле сорауларны искә төшерергә кирәк иде. Балалар бик игътибарлы булдылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр, алар юл хәрәкәте кагыйдәләренең бик мөһим булуын аңладылар. Аларны һәр өлкән кеше һәм һәр бала белергә тиеш. Әйбәтләп истә калдыру гына түгел, аларны бозмау да кирәк. Балалар рәхәтләнеп транспорт турындагы табышмакларны чиштеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар: «Игътибар күрсәт», «Күңелле светофор» һәм башкалар.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International