"Тылсымлы кыңгырау" - туристлык маршруты

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Язгы каникуллар вакытында "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үз эшен дәвам итте. Бүген, 27 мартта, №3 Кукмара урта мәктәбенең 1 класс укучылары кыңгырауларның тылсымлы дөньясына килделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче, эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International