Китапханәдә кунакта

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Традиция буенча ел саен март ахырында илнең барлык китапханәләрендә искиткеч бәйрәм-балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза. Тугры дус — яхшы китаптан башка тормышны күз алдына китерүе кыен. 26 март көнне Лесхоз «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханә белән танышырга һәм яңа дус – китап белән дуслашырга Лесхоз китапханәсенә кунакка килделәр.

 Китапханәдә китаплар, журналлар яши. Һәм болар барысы да китап фонды дип атала. Балалар һәр китапның кайсы киштәдә торуы язылган адресы барлыгын белделәр. Кирәкле китапны киштәләрдән эзләү кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар шулай ук «укучы», «Формуляр» төшенчәләре белән таныштылар, энциклопедияләр, сүзлекләр, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр нәрсә икәнлеге һәм, әлбәттә, ни өчен укырга яратырга һәм китапханәгә йөрү кирәклеге турында аңладылар. Китапханәдә балалар үзләрен иркен тоттылар, бөтенесе дә үзләренә таныш булмаган төрле төстәге яңа китап-журналларны карадылар, сораулар бирделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен викторина да үткәрелде.

Китапханәгә беренче килү кызыклы, мавыктыргыч булды. Тиздән балалар китапханәнең даими укучылары булачагына ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International