Язгы каникуллар вакытында "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үз эшен дәвам итте. Бүген, 26 мартта, Саба урта мәктәбенең 2 класс укучылары кыңгырауларның тылсымлы дөньясына килделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче, эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар.