мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара

2025 елның 25 марты, сишәмбе

25 мартта Саба мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Район мәдәният йорты фойесында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән тематик күргәзмә оештырылды. Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшинага Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның рәхмәт хаты тапшырылды. Хезмәткәрләрнең балалары катнашкан концерт программасы бәйрәмгә якты өстәмә булды. Мәдәният йорты хезмәткәренең улы Фәтхуллин Денис тамашачыларны үзенең инструменталь номеры белән сөендерде.  Мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү мәдәният хезмәткәрләренең район үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International