Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме.

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

25 мартта Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.Аларның эшчәнлегеннән рухилык, әхлаклылык, Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаша.Мәдәниятсез халык традицияләрен саклап калу, үсеп килүче буында патриотлык һәм толерантлык хисе тәрбияләү мөмкин түгел.25 март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан зур бәйрәм оештырылды.Мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф. Заһидуллин һәм район мәдәният йорты методистлары җитәкчелегендә оештырылган искиткеч һөнәри бәйрәм  өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәдәният хезмәткәрләренең балалары белән концерт оештырылды. «Серле каләм " клуб берләшмәсендә катнашучы Гаффаров Ильяр « Бәйрәм белән сезне, мәдәният хезмәткәрләре»дигән нәфис сүз белән катнашты.Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз бәхет һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International